Чаллы педуниверситеты яңа кабинетлар һәм хәрби-патриотик тәрбия үзәге ачылышына әзерләнә

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) һәм «Хезмәт (Технология)» укыту предметлары буенча яңа кабинетлар, шулай ук Хәрби-патриотик тәрбия үзәге үз ишекләрен ачачак. Алар педуниверситетның икенче корпусы бинасында урнашкан. Апгрейдка РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 16 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

"Үзгәрешләр бинаны заманча һәм функциональ итә, бу һичшиксез, уку процессында уңай чагылыш табачак. Корпусның өч кабинеты заманча җиһазландырылды. Җиһазлар сатып алудан тыш, университетның 2 нче бинасының беренче катында тиешле ремонт эшләрен уздырылды, анда хәзер "Дизайн" урта һөнәри белем бирү мәктәбе белгечлеге уку бүлмәләре урнашкан, - дип билгеләде югары ук йорты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова.

Яңа кабинетлар һәм Хәрби-патриотик тәрбия үзәген ачу тантанасы 26 сентябрьдә, 8:30 сәгатьтә булачак. (Тимер юлчылар ур., 9а). Чарага башкарма комитет вәкилләре, шулай ук Автоградның Мәгариф идарәсе вәкилләре чакырылган. Хөрмәтле кунаклар арасында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның килүе дә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International