Екатеринбургта (Свердловск өлкәсе) 22 сентябрьдә “Россия ел директоры” бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабына старт бирелде. Бәйге лауреатлары исеме өчен 30 катнашучы көч сынашачак.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов конкурста катнашучыларга котлау юллады.
Екатеринбургта мәктәпләр җитәкчеләренә "Хәрәкәт траекториясе" һәм "Хуплыйм һәм каршы" сынауларын үтәргә туры киләчәк.Аларга шулай ук мәгариф оешмасы белән идарә итү мәсьәләләре буенча профессиональ дискуссияләрдә катнашырга кирәк.
Сынаулар нәтиҗәләре буенча биш кеше сайланачак, алар призерлар һәм җиңүче исеме өчен көрәшне дәвам итәчәк. Конкурс лауреатлары өчен йомгаклау этабының икенче туры Мәскәү өлкәсендә 29 сентябрьдә башлана. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 октябрьдә Кремльдә, Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм концертында узачак.