Мәскәү дәүләт педагогика университеты “Геройлар турында хикәяләр: традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен ачучы төрле дәвер һәм заман шәхесләре” иҗади конкурсына гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.
Конкурста мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары, балалар язучылары, студентлар катнаша ала.
Конкурска төрле дәвер һәм заман геройлары турында оригиналь хикәяләр кабул ителә, аларның тормышы һәм эшчәнлеге аша традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре ачылырга тиеш. Геройлар исемлеге Нигезләмәгә 3 нче кушымтада күрсәтелгән.
Язма күләме А4 форматындагы 3 биттән дә артмаска тиеш, docx яки .pdf форматындагы файлда җибәрергә.
Моңарчы беркая да бастырылмаган текст кына рөхсәт ителә.
Гаризалар һәм эшләр кабул итү сроклары: 2025 елның 1 октябреннән 15 октябренә кадәр.
Барлык документлар да электрон почта аша җибәрергә: com-ger@mpgu.su
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр дипломнар, ә барлык катнашучылар - сертификатлар алачак.
Төгәлрәк МПГУ сайтында: https://mpgu.su/obyavleniya/rasskazi-o-geroyah/