«Россия тәрбиячеләре» XIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс Президент грантлары фонды, Россия Мәгариф министрлыгы, «Россия тәрбиячеләре» өстәмә белем бирү фәнни-тикшеренү институты» өстәмә белем бирү мәгариф учреждениесе һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә уздырыла. Ул читтән торып үткәрелде, анда Татарстанның мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының 95 тәрбияче катнашты. «Россия тәрбиячеләре» XIII Бөтенроссия конкурсының региональ этабында 12 тәрбияче җиңү яулады:
«Уңышлы тәрбияче» - Ямщикова В.Е., Яр Чаллы шәһәренең «Белоснежка» 129 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»тәрбиячесе
«Яшь профессионаллар» - Вараксина Е.Ф., Яр Чаллы шәһәренең «Умничка» 96 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» тәрбиячесе
«Һөнәргә тугрылык» - Вахитова Г.А., Казан шәһәре Совет районының катнаш төрдәге 113 нче балалар бакчасының татар телен укыту буенча тәрбиячесе,
«Белем бирү оешмасының иң яхшы профессионалы» - Мөгыйзова Г.Р., Чирмешән шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы укытучы-логопеды
«Уңышлы җитәкче»- Осипова С.А., Питрәч районының Яңа Шиһали авылындагы «Үсеш» балалар бакчасы» мөдире,
«Остаз » - Ефимова А.В., Алабуга районының «Кояшкай» 12 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе ,
«Инлюзив мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе» - Макарова Т.М., Казан ш. Вахитов районының «63 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе,
«Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлеген арттыру буенча иң яхшы тәҗрибә» - Кузнецова Е.Г., Чаллы шәһәренең «Баланы үстерү үзәге - «Батыр» 111 нче балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы,
«Иҗади тәрбияче - иҗади балалар» - Мәхмүтова Г.Л., Казан шәһәре Идел буе районының катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе һ.б.лар.