ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: чыгарылыш сыйныф укучыларының 70% ы Татарстанда яшәргә кала һәм эшли

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Чыгарылыш укучыларының 70 процентка якыны Татарстанда яшәргә кала һәм эшли. Бу хакта ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов соравына җавап итеп, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйтте.

Сөйләшү Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының «Талантлар белән стратегик идарә» дәүләт программасын тормышка ашыруга багышланган утырышында булды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамил Хәйруллин үз чыгышында сөйләгәнчә, Татарстанда талантлар белән идарә итү эше республика министрлыкларын һәм ведомстволарын, муниципалитетларны, әйдәп баручы компанияләрне, университетларны, мәктәпләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм һөнәри берләшмәләрне җәлеп итеп, системалы нигездә алып барыла. Программа чараларын тормышка ашыру буенча вәкаләтле орган – Казанның талантлар ачык университеты.

Республикада төрле бәйгеләр һәм олимпиадалар аркылы талантларны ачыклау буенча масштаблы эш башкарыла, шулай ук укытуның дистанцион форматы актив үстерелә диде, министр урынбасары. «Тулаем алганда 2020 елдан бирле эшчәнлек республиканың барлык районнарыннан 113 мең укучыны колачлады», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International