22-23 сентябрьдә Казан шәһәренең «Вертолёт» яшьләр үзәгендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм тәрбияләү буенча эшче программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ике көнлек уку семинары узды. Чара тәрбия программалары эшләү һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге яңалыкларга бәйле рәвештә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыруга юнәлтелде.
Беренче көн урта һөнәри белем бирү системасы белгечләре: тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына, педагог-психологларга, тәрбия буенча киңәшчеләргә юнәлтелгән иде. Икенче көн мәгариф белән идарә итүнең дәүләт гомуми белем бирү оешмалары һәм муниципаль органнары вәкилләрен берләштерде.