Чабаксарда "Кадет Приволжья” Идел буе федераль округы кадет корпусларының IX Спартакиадасын ябу тантанасы булды, ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уздырыла.
Биш округ кадет корпусыннан (Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чуашия һәм Түбән Новгород) һәм Минск суворов хәрби училищесыннан 120дән артык укучы өч көн дәвамында спорт, интеллектуаль һәм хәрби-гамәли дисциплиналарда ярыштылар, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыру ярышларында катнаштылар.
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы кадетлары 4 нче урынны яуладылар. Ату буенча ярышта 1 нче урынны алган Илья Фереферов Татарстан кадетлар корпусының иң яхшы кадетыдип табылды. Татарстанлы Игорь Исламов кадетлар мәгарифе, кадет корпуслары һәм Спартакиадалар турында видеороликлар конкурсында шәхси беренчелектә 2 нче призлы урынны алды.
Спартакиаданы ябуда кадетлар тантаналы марш белән үттеләр, шуннан соң балаларга кичке аш һәм күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.