Яр Чаллыдан Мария Ерофеева - Санкт-Петербургта «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы финалисты

2025 елның 26 сентябре, җомга

Санкт-Петербург шәһәрендә «Россиянең ел укытучысы-2025 » Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы бара. Конкурс 36 нчы тапкыр уза. Йомгаклау этабында конкурсның төбәк этабында 89 җиңүче катнаша.

Ерофеева Мария Александровна  Чаллы шәһәренең «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Петербургта бөтен илдән җыелган конкурста катнашучыларны зур мәдәни һәм экскурсия программасы, шәһәр укытучылары белән очрашулар, зур тарихлы, шулай ук Петербург стандарты буенча төзелгән яңа мәктәпләргә бару көтә.

Беренче турда катнашучылар "Дәрес" һәм "Педагогик интервью" сынаулары узачак. Тур нәтиҗәләре буенча тантаналы чарада 27 сентябрьдә 20 лауреат исемен игълан итәчәкләр. Алар икенче турда катнашу өчен Мәскәү өлкәсенә барачак, анда алты призер һәм бер җиңүче билгеләнәчәк. Аның исемен 3 октябрьдә Кремльдә укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты вакытында атаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International