Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Тәрбияче эше бик җаваплы . Нәкъ менә сезгә әти-әниләр үзләренең иң кадерле булган балаларын ышанып тапшыра.
Бөтен ил буенча балалар бакчаларына алты миллионнан артык бала йөри. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт ясала һәм яңа биналар төзелә.
Без шулай ук тәрбиячеләргә дә, мәктәпкәчә хезмәткәрләргә дә камилләшергә ярдәм итәбез, квалификация күтәрү курслары, һөнәри осталык конкурслары, шул исәптән «Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы уздырабыз.
Сезгә игътибарлы һәм иҗади хезмәт өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.