Мамадыш районында ятим балаларны опека һәм яклау мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды

2025 елның 26 сентябре, җомга

2025 елның 25-26 сентябрендә Мамадыш районында « Обсуждение актуальных вопросов в отношении несовершеннолетних»” темасына опека һәм попечительлек органнары җитәкчеләренең һәм ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар оешмалары җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе булды. Сәламләү сүзе белән министр урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов чыгыш ясады. Киңәшмә программасы бай эчтәлекле иде. Анда ятим балаларның тормышы һәм балалар йортлары, опека һәм попечительлек органнары белгечләренең үзара хезмәттәшлеге кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Ике көн дәвам иткән чарада җитәкчеләр осталыкларын уртаклаштылар, яшь белгечләр күпьеллык эш тәҗрибәсе булган хезмәттәшләреннән белем һәм киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International