Лаешта тоталь сукырлар өчен мини-футбол турниры узачак

2025 елның 26 сентябре, җомга

27 сентябрьдә, Лаеш интернат-мәктәбендә 5х5 В1 мини-футбол буенча «Камский» Халыкара Кубогы узачак (тоталь сукырлар).

Турнирда Түбән Новгород (малайлар), Самара (кызлар), Волгоград (кызлар), Сергиев Посад (малайлар) “Звезда” (малайлар), Татарстан Республикасы (малайлар, кызлар) командалары катнаша. Катнашучыларның гомуми саны 50 кеше.

Тоталь сукырлар 5×5 мини-футбол кагыйдәләре буенча футбол уйныйлар.

Уен өчен мәйданчык гадәти футболга караганда кечерәк - 40 ка 20 метр. Сул як һәм уң якта аны метр ярымлы авыш киртәләр уратып алган. Анда бәрелгәндә сукыр спортчылар тиз генә кулларын куеп егылмый калалар. Капкачылар күрә торган булырга, ә уенчылар - сукыр булырга тиеш.

Очраклы бәрелүләрдән качарга сукыр футболчыларга ассистентлар, яки гайдлар ярдәм итә. Аларның берсе кыр үзәгендә (гадәттә бу тренер) һәм икесе - көндәшләр капкасы артында. Ассистент уенчыларга команда бирә.

Мөхтәрәм кунак: Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International