Федераль бюджет проектында ата-аналар комитетларына ярдәм итүгә 1 млрд сум тирәсе акча каралган. Бу хакта РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко «Знание. Первые» марафоны барышында әйтте.
Ул билгеләп үткәнчә, хөкүмәт бюджет формалаштыруны тәмамлый һәм президент йөкләмәсе буенча ел саен бөтен ил буенча ата-аналар комитетлары оештыра торган проектларга миллиард сум акча бүленәчәк.