Яшь гвардиячеләр тәрбиячеләрне Казанда һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Тәрбиячеләр көне алдыннан «Молодая Гвардия Единой России”нең Казан бүлеге вәкилләре 188нче номерлы балалар бакчасында булдылар һәм тәрбиячеләргә рәхмәт белдерделәр. Активистлар аларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта «Молодая Гвардия Единой России» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәрбиячеләрнең берсе сөйләгәнчә, балалар бакчасында эшләгән елларда беренче тапкыр шундый игътибар һәм хөрмәт күргәннәр. Ул ассызыклаганча, тәрбияче эше зур тырышлык таләп итә. Ул шулай ук үзенең тормышы белән дә уртаклашты: белеме буенча математика һәм информатика укытучысы, әмма очраклы рәвештә балалар бакчасына эләгә. Шуннан бирле 11 ел үткән һәм шул вакыт эчендә ул үз эшен яратып өлгергән.

МГЕР ның Казан бүлеге активисты Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, тәрбиячеләр хезмәте - һөнәр генә түгел, ә зур җаваплылык. Ул ассызыклаганча, тәрбиячеләр балаларга белем генә биреп калмый, аларны дуслыкка, яратырга һәм эчкерсез мөнәсәбәтләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International