Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 26 сентябрендә Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, муниципалитетлар җитәкчеләре, производстволарның хезмәткәрләре һәм мактаулы ветераннары, республиканың оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, машина төзүчеләрнең яшь буыны вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты.

Концерт программасыннан тыш, кунаклар өчен заманча автотранспорт күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә төбәкнең әйдәп баручы предприятиеләреннән техниканың иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителде, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ, «ЕлАЗ», «Казаньсельмаш» һәм «Соллерс Алабуга»

Тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул ассызыклаганча, тармакны үстерүнең мөһим шарты - кадрлар белән тәэмин итү. Белгечләрне әзерләү, аның сүзләренчә, мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш. Республикада профильле сыйныфлар, техник иҗат түгәрәкләре эшли, бу машина төзелешенең тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк.

«Техник түгәрәкләр җитәкчеләре» номинациясендә уңышка ирешүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International