Хөрмәтле укытучылар!
Һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Мәктәп - ул бөтен тормышның нигезе. Нәкъ менә монда характерга нигез салына, талантлар ачыла һәм хыяллар туа. Мәктәп үзәгендә дә һәрвакыт сез - укытучылар. Сезнең миссия бик мөһим. Сез белем генә биреп калмыйча, фикер йөртергә, тоярга, кайгыртырга, җаваплы һәм намуслы булырга өйрәтәсез. Сез - һәр балага тормышта уникаль юл табарга ярдәм итүчеләр.
Без укытучы һөнәренә ихтирамның артуын, мәктәпләргә якты, талантлы белгечләрнең килүен күрәбез, алар илебез мәгарифенең иң яхшы традицияләрен дәвам итәргә әзер. Быел педагогика югары уку йортларына рекордлы конкурс - бер урынга 12 кеше. Бу сезнең казанышыгыз, чөнки нәкъ менә сезнең зирәклегегез һәм түземлегегез укытучыларның яңа буыны өчен үрнәк булып тора.
Сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм түземлелегегез өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм укучыларыгызның уңышлары белән горурлануыгызны телим.
Бәйрәм белән!