Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында яшь галимнәргә дәүләт ярдәмен көчәйтү чаралары турында» документка үзгәрешләр кертү хакында указга кул куйды. Тиешле документ ТР Рәисе сайтында бастырылган.
Яңа указ нигезендә Татарстанда яшь галимнәргәярдәм итү өчен 138 200 сум күләмендә еллык 40 республика фәнни премиясе гамәлгә куелачак.
Республика Министрлар Кабинетына премияләр бирү тәртибен расларга, чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә һәм указны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итәргә кушылды.