30 сентябрьдә Казан шәһәре Совет районының «181 нче күппрофильле мәктәп» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә «2026 елда математика буенча ГИАга әзерлекнең методик аспектлары» республика практикалы семинары узды.
Семинар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең педагогик компетенцияләренә диагностика барышында ачыкланган һөнәри дефицитларны бетерү максатында «Экзамен» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) белән берлектә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге тарафыннан оештырылды.
Семинар эшендә республиканың 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан (Казан һәм Чаллы) 493 мәгариф хезмәткәре катнашты: табигый-математика циклын алып баручы мәгариф идарәсе муниципаль органнары методистлары, ссуз укытучылары, югары уку йортлары һәм мәгариф оешмаларының математикасы укытучылары, ДПО оешмалары методистлары.