30 сентябрь - 1 октябрь көннәрендә Чуаш Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында татар мәгърифәте көннәре узды. Делегация составында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Буа муниципаль районнары мәгариф идарәсе вәкилләре бар иде.
Әлеге чараның максаты - Чуаш республикасында этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү. Чарада милләтара тәрбия, укучылар арасында толерантлык формалаштыру, шулай ук Идел буе халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.