Татарстан мәктәпләрендә укучыларның чиреге уку өчен технологик профиль сайлыйлар. 2021 ел белән чагыштырганда бу юнәлеш буенча укырга теләүчеләр саны сизелерлек арткан. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Алексеева мәгълүматлары буенча, Татарстанда агроюнәлешкә ихтыяҗ аеруча зур. Төбәк мәктәпләрендә укучылар өчен төрле һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелә. Май аенда агротехнопарк территориясендә “Я в Агро” профориентация фестивале узды, башлангыч мәктәп укучылары терлекчелек һәм үсемлекчелек юнәлешләре белән таныштылар.
Аның сүзләренчә, 385 предприятие-партнер мәктәпләр белән килешү төзегән, профориентация эшенә югары уку йортлары да кушылган.