Татарстанда ятим балалар өчен 97 фатир сатып алуга 382 млн сумнан артык акча бүленәчәк

2025 елның 3 октябре, җомга

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 97 фатир сатып алуга Татарстанда 382 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында бастырылган мәгълүматлар сөйли.

Билгеләп үтелгәнчә, фатирлар республиканың җиде муниципаль берәмлегендә сатып алыначак:

Яшел Үзән районы - 84 фатир,

Балтач районы - 4,

Мамадыш районы - 3,

Казан - 2,

Яңа Чишмә һәм Актаныш районнары - 1әр фатир,

Чистай районы - 1 фатир.

Документта аныкланганча, минималь торак мәйданы - 24 кв. м, максималь мәйданы - 36 кв. м. Торак йортлар 2002 елдан соң төзелгән булырга һәм экологик таләпләргә туры килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International