Казан федераль университетының Император залында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III Яшьләр фәнни конгрессы ачылды. Чара 25 илдән яшь тикшеренүчеләрне (18 яшьтән 35 яшькә кадәрге) җыйды. Бу Алжир, Әзәрбәйҗан, Бангладыш, Камерун, Чад, Мисыр, Индонезия, Иран, Гыйрак, Иордания, Казахстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Нигерия, Пакистан, Палестина, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Судан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Үзбәкстан.
Конгресста актуаль мәгариф технологияләре, биомедицина һәм биотехнологияләр, архитектура, дизайн һәм сәнгать, геология һәм нефть-газ технологияләре өлкәсендә заманча тикшеренүләр, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачаклар.
Бүген Казан университеты бинасында конгрессның беренче фәнни сессиясе узды, анда җәмгыятьнең иминлеге үсешендә фәннең роле турында фикер алыштылар. Чара 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.