«Мәктәп бизнес-старты» программасында Татарстанның 34 меңнән артык укучысы катнашты

2025 елның 3 октябре, җомга

Өч ел эчендә «Мәктәп бизнес-старты» республика программасында Татарстаннан 34 меңнән артык укучы катнашкан. Бу хакта бүген “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР икътисад министрының беренче урынбасары, эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте.

Узган елларда проектта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Каманың 180 мәктәбе һәм Татарстанның 30 районы укучылары катнашкан. Быел проектта 11 меңнән артык Татарстан укучысы, 6-8 нче сыйныфларда укучылар катнашачак.

Проектның төп максаты - югары технологияләр һәм сәнәгатьнең фән сыйдырышлы тармаклары өлкәсендә стартапларга нигез салучыларның кадрлар резервын булдырудан гыйбарәт, дип ассызыклады ТР Икътисад министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

«Мәктәп бизнес-старты» республика программасы Татарстанда инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International