Актанышның 2 нче урта мәктәбендә ел саен үткәрелә торган “Без бергә” хәйрия ярминкәсе узды. Бу күркәм традиция өченче тапкыр укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерә.
Узган елда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәмгә 81 мең сум акча җыелган булса, быел сумма 132 мең сумга җиткән.
Бу көнне мәктәп ишегалдында балалар тавышы яңгырап торды һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Киштәләр муллыктан сыгылып торды. Анда өйдә пешкән, хуш исле тәмле ризыклар һәм кул эшенең төрледән-төрле эшләнмәләре бар иде.