Михаил Мишустин һәм Сергей Кравцов «СПО системасына 85 ел: осталыкта көч!» күргәзмәсен карадылар

2025 елның 3 октябре, җомга

Мәскәүдә «Россия» Милли үзәгендә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов «СПО системасына 85 ел: осталыкта көч!» күргәзмәсендә булдылар. Чара 2 нче октябрьдә, Урта һөнәри белем бирү көнендә узды.

Шулай ук Россия Хөкүмәте башлыгы һөнәри осталыкның илкүләм чемпионатлары, “Ел остасы” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары, “Профессионалитет” федераль проекты студентлары һәм әйдәп баручы кластерлары директорлары белән дә аралашты. Шулай ук, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, СПО системасы 1940 елда формалаштырылган. 2 октябрьдә СССР Югары Советы Президиумы указы белән халык хуҗалыгы өчен эшчеләрне планлы әзерләүнең дәүләт системасы булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International