Яңа 2025/26 уку елында яңа һөнәри юнәлеш проектына старт бирелде. "IT-белем көне" кысаларында илебезнең 7-11 сыйныф укучылары кирәкле цифрлы һөнәрләр белән таныша, экспертлар белән аралаша һәм IT-өлкәдә карьера башлануы турында белә алачак. Акция Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Акция кысаларында укучылар 5 юнәлеш белән таныша алалар: «Искусственный интеллект», «Разработка», «Информационная безопасность», «Креативные индустрии» һәм «Нетехнические профессии в IT». Экспертлар һәм укытучылар бу юнәлешләрнең төзелеше турында сөйлиячәкләр һәм уңышлы карьера төзү буенча гамәли киңәшләр бирәчәкләр. Дәресне үткәрү өчен методик материаллар (сценарий, презентация һәм видеоконтент) әзерләнгән, алар дәресне мәктәп укучылары өчен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп оештырырга ярдәм итәчәк.
Укытучыларга катнашу өчен сайтта гариза бирергә һәм дәреснең уңайлы форматын сайларга кирәк. Чараны мәгариф оешмалары теләсә кайсы көнне 2025/26 уку елы дәвамында уздыра ала.