Рөстәм Миңнеханов укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

2025 елның 4 октябре, шимбә

Гадәттәгечә Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларга һәм педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина һәм педагогия фәннәре докторы, ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы профессоры Тамара Скиргайло «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ТР ордены медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының “Ана даны - Материнская слава” медален биш бала анасы, Актаныш районының Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Илүзә Нуримановага тапшырдылар.

Шулай ук, республикабыз һәм Казанның уңышларга ирешкән укытучыларына "Халык укытучысы" һәм “ Татарстанның атказанан укытучысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International