Илебезнең барлык укытучыларын чын күңелемнән Укытучылар көне белән котлыйм, җаваплы һәм игелекле хезмәтегез өченолы рәхмәтемне белдерәм.
Сез үз көчегезне,энергиягезне мөһим миссиягә бирәсез. Балалар, үсмерләр, укучыларыгыз хәзерге дөньяда кирәкле белемгә ия булсын өчен барысын да эшлисез.
Бүгенге бәйрәм миллионлаган гражданнарыбызда иң җылы хисләр уята. Ул мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында белем алучылар өчен кадерле һәм әһәмиятле. Аларның әти-әниләре, якыннары, барлык Россия гаиләләре өчен. Еллар узгач үз укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә төшерүчеләр өчен, ә андыйлар безнең илдә абсолют күпчелек.
Без үзебезнең көчле педагогик мәктәпләр, новаторлык идеяләре, уникаль эшләребез белән горурланабыз. Безгә педагогик мәктәпләрнең дәвамчанлыгын сакларга кирәк, укытучылар үз хезмәттәшләреннән өйрәнә алсын, ә көчле, кызыклы методикалар бөтен җирдә, илнең бөтен территориясендә киң таралсын һәм һәркем куллана алсын өчен.
Һәм монда һөнәри осталык конкурслары зур роль уйный, шуларның иң мөһиме - Бөтенроссия конкурслары.
Бездә чыннан да үз эшен чын күңелдән яраткан , талантлы укытучылар бик күп, аларның үрнәге һөнәр сайлаганда укучыларны да илһамландыра. Димәк, илебез педагогикасының иң яхшы традицияләре һичшиксез дәвам итәчәк.
Сезне тагын бер кат Укытучылар көне белән котлыйм, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим, ә сезнең укучыларыгызга – уңышлар.
Бәйрәм белән!
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин