Укытучылар көне алдыннан Василий Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык мәктәбендә «Учить — учиться. Созидать» укытучылар музее ачылды.
Элек бу зур булмаган бинада туган якны өйрәнү музее һәм Дементьев исемендәге музей урнашкан иде, 9 майда бу ике музейның киңәйтелгән экспозициясен тантаналы ачу булды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авылның ике катлы мәдәният йортында ачылды. Мәдәният йортының буш калган мәйданчыгында музей булдыру идеясен мәктәпне тәмамлаучылар тәкъдим иткән.