«Голос истории» Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Россиядә беренче тапкыр яшьләрне тарихи агарту өлкәсендә Бөтенроссия премиясе узачак. Аның максаты - тарихка өйрәтүнең иң яхшы ысулларын хуплау һәм тарату, балаларны һәм яшүсмерләрне илебезнең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү.

Премия үз эченә илебез тарихын популярлаштыруның, патриотик тәрбиянең, тарихи хакыйкатьне саклауның өрле юнәлешләрен колачлаган 10 номинацияне ала.

Премиядә 12 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары, юридик затлар һәм авторлар коллективлары катнаша ала. «Россия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты» номинациясендә катнашырга чит дәүләтләрнең физик һәм юридик затлары чакырыла.

Премиядә катнашу өчен гаризаны проектның рәсми сайтында 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Җиңүчеләрнең исемнәре тантаналы чарада игълан ителәчәк, ул 2025 елның ноябрь ахырына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International