Казанның Мәскәү районындагы 20 нче «Гармония» гимназиясе «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музее базасында Укытучылар көне уңаеннан традицион бәйрәм советы уздырды. Бу музей тарихында мәктәп коллективы советының беренче утырышы иде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның һөнәри бәйрәм белән котлавы коллектив өчен бүләк булды. Очрашу тере әңгәмәгә әверелде, мәгариф башлыгының гадилеге укытучыларда гаҗәеп җылы хисләр калдырды. Котлауга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илмира Уразова, Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Жаннета Соркина да кушылды.
Бәйрәм педсоветында катнашучылар “Белем” музее экспозицияләре һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән таныштылар. Экскурсия башында Роза Шәяхмәтова музейның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.