Түбән Камада 1 нче татар гимназиясенә капиталь ремонт ясалачак

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр иткәнчә, Татарстан  Рәисе  Рөстәм Миңнехановның шәхси карары буенча 1 нче татар гимназиясенә капиталь ремонт ясалачак.

Ул Рөстәм Миңнехановка кабул ителгән карар  өчен һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан халыкларының татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка бу мәсьәләдә ярдәм иткәне өчен  аерым рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International