Белгород өлкәсеннән Дмитрий Баланчуков "Россиянең ел укытучысы - 2025" булды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

3 октябрьдә Мәскәүдә «Россия» милли үзәге мәйданчыгында класс җитәкчеләренең V Форумы кысаларында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүче исеме игълан ителде. Ул - Белгород өлкәсеннән кытай һәм инглиз телләре укытучысы Дмитрий Баланчуков .

Конкурс лауреатларын һәм форум кунакларын тантаналы чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов бәйгенең осталыкта ярышу гына түгел, ә илебез мәгарифен үстерүнең мөһим инструменты булуына басым ясады.

Тантаналы чара барышында РФ Мәгариф министры шулай ук “Россия ел укытучысы - 2025” Бөтенроссия һөнәри конкурсы призерларының исемнәрен дә  игълан итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International