2025 елның 6 октябрендә Казанда Балалар ИТ-паркында «Информатика во всём» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә истәлекле датага - мәктәп программасына информатиканы мәҗбүри предмет буларак кертүнең 40 еллыгына багышланган. Килүчеләргә чор аша уникаль сәяхәт кылырга тәкъдим ителә: 1985 елның беренче компьютер сыйныфларыннан алып хәзерге ИТ-һөнәрләргә кадәр.
Экспозиция тематик зоналарга бүленгән.
Күргәзмә 2025 елның 7 октябреннән 26 октябренә кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли: Казан ш., Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Спартаковская ур., 2а (Балалар ИТ-паркы). Күргәзмәгә керү өчен сайтта алдан теркәлергә кирәк, керү ирекле.