Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Реализация основных программ профессионального обучения программ профессиональной подготовки по профессиям рабочих, должностям служащих» дәүләт хезмәте сыйфатының яңа стандартын раслады. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Хезмәт күрсәтүне Россия гражданнары, чит ил кешеләре, гражданлыгы булмаган затлар һәм чит илдә яшәүче ватандашлар алырга мөмкин. Исемлеккә шулай ук 14 яшькә җиткән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар, шулай ук төп яисә урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучылар да кертелгән.
Һөнәри укыту программалары гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында, югары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, фәнни, медицина һәм социаль оешмаларда гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Укытуның төрле формалары, шул исәптән көндезге, дистанцион, электрон һәм үзлегеңнән белем алу каралган, ахырдан аттестация үткәрелә.