Бүген Югары нефть мәктәбендә Neelkanth Polymers компаниясе делегациясе булды – ул Һиндстанда җитештерелгән гуар камеды (гуаровая камедь) һәм продукция җитештерүчеләрнең әйдәп баручы һәм иң эре экспортерларының берсе.
Нефть-газ сәнәгатендә гуар камеды бораулаганда һәм пластны гидроөзгәндә үзле сыеклык булдыру өчен кулланыла.
«Нефтепромысловая химия» лабораториясе галимнәре Алдынгы инженер мәктәбе кунакларына университетның перспектив эшләнмәләре турында сөйләделәр. Үз чиратында, Neelkanth Polymers вәкилләре ПИНШ фәнни-техник потенциалын югары бәяләделәр һәм гуар камедисының үзлекләрен бергәләп тикшерергә тәкъдим иттеләр.