Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның өстәмә белем бирү хезмәткәре көне белән котлавы

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Яшь талантлар үстерүче кадерле  остазларыбыз!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез -  өстәмә белем бирү укытучылары  көне белән  котлыйм.  Сез дәресләрдән соң  балаларыбызның тормышын мавыктыргыч,  кызыклы һәм  файдалы итүче остазлар.

Көн саен, үз эшен яраткан  9 меңнән артык укытучы,  ярты миллион яшь татарстанлы  өчен яңа дөнья ача. Сез өйрәтеп кенә  калмыйсыз- сез балаларда иҗат чаткысы, тикшеренү ялкыны кабызасыз.

«Иң яхшысы  балаларга» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектлары кысаларында сезнең осталыгыгыз һәм максатчан эшегез нәтиҗәсендә Татарстан  гаҗәеп зур  нәтиҗәгә иреште -  балаларыбызның 83%ы өстәмә белем ала. Бу  сезнең  "Кванториум" технопаркларында, "IT-куб" үзәкләрендә, мәктәп клубларында, театрларда һәм музейлардагы көндәлек хезмәтегез.

Сез һәр балага үзенең юлын табарга, сәләтен  ачарга һәм үз-үзләренә ышаныч тудырырга ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегез – республикабыз өчен  киләчәктә иҗади буын һәм новаторлар тәрбияләүгә инвестиция ул.

Битараф булмаганыгыз, иҗатыгыз һәм профессионализмыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барчагызга да сәламәтлек, илһам  һәм яңа һөнәри биеклекләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International