«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге партия ярдәме белән Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РПА Россия Юстиция министрлыгы) студентлары өчен батырлык дәресе үткәрде. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу «Безнең заман Герое.Җиңү варислары» проекты кысаларында узды аның максаты яшьләр арасында патриотизмны ныгыту, тарихи хәтерне саклап калу һәм гражданлык тәңгәллеген формалаштыру. Проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты белән хупланды.
Чарада махсус хәрби операция ветераннары Альфред Хәйбуллин белән Илнур Якупов һәм 150 дән артык студент катнашты.
Очрашу азагында ветераннар ике фильм күрсәттеләр. Беренчесе Донбасстагы тормышка багышланган. Икенче фильм - "Алга" батальонының көндәлек тормышы турында, анда кадрлар сугышчылар тарафыннан шәхси телефоннарына төшерелгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча