Республиканың киләчәгендә мәгариф өлкәсе нигез булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында белдерде.
Биш ел эчендә мәктәпкәчә белем бирүнең 59 яңа объекты төзелгән, 363дә капиталь ремонт ясалган. Финанслауның гомуми күләме 18 млрд. сум тәшкил итте, 1000нән артык сабый заманча, яхшы җиһазланган балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге алды.
Соңгы биш елда 48 яңа мәктәп төзелгән – бу республика тарихында моңарчы күрелмәгән темплар. 1192 мәктәп капиталь ремонтланган, финанслау күләме якынча 76 млрд сум тәшкил иткән. Барлык мәктәпләрдә дә, алдынгы мәгариф технологияләрен гамәлгә кертеп, балаларны һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудырылган.
«Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга ел саен республика бюджетыннан 250 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Проектның башка табигый-фәнни дисциплиналарга, беренче чиратта химиягә тарату планлаштырыла.
Киләчәктә республиканың барлык муниципалитетларында да мәктәп технопарклары челтәре булдыру каралган, анда балалар яңа технологияләр үзләштерә алачак, шулай ук цифрлы белем бирү мохитен үстерү һәм мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү. Республикада Укытучылар йорты төзеләчәк, анда педагоглар Россиянең һәм дөньяның иң яхшы белгечләреннән өйрәнеп, квалификацияен күтәрә алачак.