Татарстан кадетлары Самарадагы Хәтер юбилей Парадында катнашты

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасын Самарада Хәтер Парадының 15 нче, юбилей парадында лаеклы тәкъдим иттеләр.

Быел парад «Герои спорта на войне» девизы астында узды. Байраклы парад колоннасы составында Татарстаннан да 55 яшь кадет бар иде.

Алар, смотр нәтиҗәләре буенча, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 125 парад расчеты арасында 2 дәрәҗә мактаулы диплом белән бүләкләнделәр. Ватан сакчыларына истәлекле бүләкләрне генерал Офицерлар йортында үткән тантаналы чарада тапшырды.

Бүләкләүдән соң алар РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестрының бәйрәм концертында булды, ул Самараның Д.Д.Шостакович исемендәге опера һәм балет театрында узды. Шулай ук, кадетлар Идел буе хәрби округы гаскәрләре тарих музеенда экскурсиядә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International