2026 елда Татарстан балалар бакчаларында туклануга 621 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның балалар бакчаларында сыйфатлы тукландыруны тәэмин итүгә 2026 елда 621,9 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчалар 10 муниципаль район балалар бакчалары өчен: Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Лаеш, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары өчен каралган.

ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен туклану оештыру хезмәтләрен күрсәтүгә электрон рәвештә ачык конкурслар уздыру турында игълан итте.

Балаларның балансланган һәм тулы кыйммәтле рационы өчен кирәкле 180 исемдәге продуктлар сатып алу планлаштырыла. Исемлеккә икмәк һәм макарон ризыклары, ярмалар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, чикләвек, соклар һәм башка туклану компонентлары кертелгән.

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә туклануны оештыру сатып алуларның һәр этабында контрольне таләп итә торган мөһим социаль бурыч булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International