Мәскәүдә 16 декабрьдә "Руднево" индустриаль паркында пилотсыз авиация системалары федераль үзәгендә робототехника буенча «От кода к взлету» Бөтенроссия технологик олимпиадасының йомгаклау этабына старт бирелде. Ярышлар 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Анда Россиянең 20 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Калининград өлкәләреннән, шулай ук Татарстан республикасыннан һәм Башкортстаннан укучылар көч сынашачак.
Балаларны теоретик һәм практик турлар көтә. Укучылар ике юнәлеш буенча биремнәрне үтиләр: «БПЛА» һәм «Мобильная робототехника». Аларга дроннарны көйләргә һәм пилотсыз очкычлар очу өчен алгоритмнар эшләргә туры киләчәк. Моннан тыш, катнашучылар полигонда автоном миссияне үтәүче мобиль роботларны программалаштырачаклар.