16 декабрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Бөгелмә районына визиты булды. Район башлыгы Дамир Фәттахов белән берлектә мәктәпләр, көллиятләр, балалар бакчалар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен йөреп чыктылар, мәгариф учреждениеләре үсешенең инфраструктур мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Министр һәм район башлыгы «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025/2026 уку елында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча узган республика семинарында катнаштылар.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының 8 муниципаль районы, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең методистлары, директорлары һәм укытучылары катнашты. Семинарның мәртәбәле кунаклары – Мәгариф министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Александр Хохлов, КФУның Югары педагогик осталык мәктәбе, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге вәкилләре.