Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елда беренче чиратта нәрсәләрне эшләргә тиешлеген билгеләде. Ведомствоның иҗтимагый советы утырышында халык тавыш бирү юлы белән сайлап алынган 2026 елга максатлар исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова, нәтиҗәләр ясап, аларны анализлады.
Совет 2026 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ачык максатлар исемлеге сыйфатында лидерлык итүче барлык җиде бурычны раслады.