Казанда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика форумы узды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

17 декабрьдә яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Казанское высшее танковое командное ордена Жукова, Краснознаменное училище» федераль дәүләт югары белем бирү хәрби мәгариф учреждениесе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Растим гражданина страны: актуальные вопросы историко-обществоведческого образования в школе: вызовы, возможности, решения» темасы буенча республика форумы үткәрелде.

Чараның максаты - тарих укытуның яңа, нәтиҗәле форматларын эзләү. Танк училищесы буенча оештырылган экскурсия көннең төп һәм иң истә калырлык вакыйгасы булды.

Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының төп бурычларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International