Яңа ел алдыннан Актаныш районының Пучы балалар бакчасында “Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга Яңа ел открыткасы” акциясе узды. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый-патриотик кыйммәтләрне үстерү максатыннан оештырылды.
Тәрбиячеләр белән бергә балалар бәйрәм открыткалары ясадылар. Аларны рәсемнәр белән бизәделәр һәм җылы котлау сүзләре яздылар.
Оештыручылар бу бүләкләр солдатлар өчен кыйммәтле бүләк булачак, , аларга өйләре турында искә төшерәчәк һәм хәрби бурычларны үтәүдә көч өстәячәкләр, дип ышаналар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов волонтерларга үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.