Татарстанда туган тел һәм әдәбият буенча мәктәп укучылары олимпиадасына йомгаклар ясалды

2025 елның 19 декабре, җомга

15-17 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада 19 (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән, Чистай) муниципаль берәмлекләреннән 108 укучы катнашты.

Чуаш теле һәм әдәбияты буенча Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары укучылары, мари теле һәм әдәбияты буенча Актаныш, Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Мөслим районнары укучылары җиңүче һәм призерлар булдылар. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Әгерҗе, Балтач, Кукмара районнары укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мордва теленнән җиңүчеләрне һәм призерларны Алексеевск, Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль берәмлекләре укытучылары әзерләде.

Олимпиада вакытында укытучылар өчен Удмуртия, Чувашия, Марий Эл һәм Мордовия Республикалары югары уку йортлары белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International