Биектау районында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган республика конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Биектау районының Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында "Белем һәм тәрбия бирү Каюм Насыйри хезмәтләрендә" республика конкурсының йомгаклау конференциясе булды.

Чара күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесенең 200 еллык юбилеена багышланды. Республика бәйгесе аның бай мирасын мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тәрбиячеләре һәм ата-аналары арасында тарату максатыннан оештырылды.

Конкурска республиканың төрле почмакларыннан 80 эш керде. Финалга Татарстанның алты районыннан- Арча, Саба, Балтач, Теләче, Биектау һәм Питрәч районыннан укытучылар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International