Казан Совет районының 79 нчы номерлы экологик-технологик лицеенда «Мәктәп пикнигы» узды. Әти- әниләр ашамлыклар ассортименты белән таныштылар, аларның зәвыгы һәм сыйфаты турында фикер алыштылар, шулай ук бәяләмәләрен калдырдылар.
Мондый чараларны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 2019 елдан бирле үткәрә. Алты ел эчендә алар 50 дән артык мәктәп ашханәсендә узган. Уртача бер дегустациядә 50 дән 100 гә кадәр ата-аналар катнаша. Бу вакыт эчендә Казанда 5 меңгә якын әти-әни мәктәптә туклану белән танышкан. Быел бу бишенче “мәктәп пикнигы”.
Дегустация нәтиҗәләре буенча ата-аналар аноним анкеталар тутыра, анда ризык тәмен бәялиләр һәм меню буенча да үз теләкләрен калдыра алалар. Барлык нәтиҗәләр дә Туклану департаменты белгечләренә килә. Алар анализ ясый. Кирәк була калса, ата-аналарны, булган кисәтүләрнең исәпкә алынуына инану өчен, яңадан дегустациягә чакыралар.
Шунысы мөһим, Казанда ата-аналар контроле мондый чаралар кысаларында гына түгел. Ул һәр көнне һәм һәр мәктәптә оештырыла: һәр ата-ана сыйныф җитәкчесе белән килешеп мәктәп ашханәсенә килә, ризыкны ашап карый һәм онлайн-форматта бәяләмәләр калдыра ала.