МПГУда Татарстан студентлары белән очрашу булды

2025 елның 19 декабре, җомга

Мәскәү педагогика университетында (МПГУ) Татарстан студентларының республика вәкилләре белән очрашуы узды. Хәзер югары уку йортында Татарстаннан 149 студент белем ала. Бу хакта РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйльми совет залында яшьләр белән Татарстан Республикасының РФге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Татарстан мәгариф министрлыгының һөнәри белем һәм фән идарәсе башлыгы Андрей Федоров, шулай ук МПГУның беренче проректоры вазифаларын башкаручы Виктор Дронов һәм ректор Нина Яковлева очрашты.

Бөгелмә мәктәбе директоры Галина Дулова яшьләргә "Без сезгә мохтаҗ! Сез - кече Ватанның көче. Без сезнең мәктәпләргә яңа идеяләр дулкыны белән кайтуыгызны телибез!" -дип мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International