Дроннар узышы: Казанда авиамодель спорты буенча юниорлар ярышлары узачак

2025 елның 19 декабре, җомга

20 декабрьдә, “КАИ ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе призына юниорлар арасында авиамодель спорты буенча ачык шәһәр ярышлары узачак. Анда катнашырга 7-18 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла.

Ярышлар ике яшь категориясендә узачак: кече төркем - 7дән 12 яшькә кадәр һәм 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге өлкән төркем. Дроннар узышында Татарстан Республикасының Авиамодель спорты федерациясе раслаган регламент нигезендә F-1N һәм F-9U классында авиамодельләр ярышачак. Программа турында тулырак мәгълүмат - сылтама буенча.

17 декабрьгә кадәр барлык катнашучыларга, тренерларга, җитәкчеләргә һәм тамашачыларга теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Чара Чистай ур., 65а йорт адресы буенча узачак. Башлана - 8:30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International